25 ноябрь 2011 яңалыклары
-
Изгелекле эшләр
Мөселманнарның иң газиз, иң кадерле, зур бәйрәме-Корбан гаете алдыннан, Гарәфә көн Чәтрән авылында авылга нигез салынган чорлардагы (ХVII гасыр урталарыннан) беренче зират мәйданының тирәсен яңадан тотып алу һәм мәгълүмати язулы таш кую вакыйгасы булды. Гарәфә көн өйлә намазыннан соң, Чәтрән авылы халкы авылның йөзьяшәр мәчетенең кыйбла ягындагы мәйданына җыелды. Авыл...
-
Карак тик ятмый
Район үзәгендә «Для тебя» кибете бер ай дәвамында Аксубай эчке эшләр бүлегенең криминаль вакыйгалар «теленнән» төшмәде. Газетада 24 октябрь төнендә билгесез затларның әлеге сәүдә ноктасына үтеп кереп, товар-материаль кыйммәтләр урлап чыгу факты турында язма басылган иде инде. Ә инде 5 ноябрьдә уголовный розыск хезмәткәрләре икенче тапкыр җинаять кылырга теләүчеләрнең эзенә...
-
Кечкенәдән үк иҗатка тарту
Балаларны кече яшьтән үк музыкага җәлеп итү, һичшиксез нәниләрдә музыкаль сәнгатькә кызыксыну уятачак һәм шулай ук аларның сәләтен ачарга ярдәм итәчәк. «Буратино» балалар бакчасында нәкъ менә әлеге юнәлешкә зур игътибар бирелә. Монда музыкаль җитәкче булып Татьяна Краснова эшли. Ата-аналар сүзләренә караганда, балалар үзләренең педагогларын бик яраталар. Алар музыка дәресләрен көтеп...
-
Уңыш өстенә уңыш
Аксубай районыннан бер төркем укучылар II Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Әлеге чара КФУ ның Алабуга филиалында «Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге» темасына багышланган иде. Һәр укучыга сертификат бирелде. ГБМБУ «Аксубай лицее» күп укучы катнаштырган өчен Рәхмәт хаты, ә лицей укучысы Бикмөхәммәтова Ләйлә (җитәкчесе Г.Галиева) Мактау Кәгазе белән бүләкләнде....
-
Бәйрәм ясадылар
Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан "Бәйрәм" агентлыгының Федоровка махсус интернат-йортындагы чыгышы чын бәйрәмгә әверелде. Интернатта яшәүче "БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясе тарафдарлары Виталий Краснов башкаруында заманча һәм яшьлек җырларын тыңладылар. Алар кунакка чын күңелдән рәхмәт белдерделәр һәм мондый бәйрәмнең тагын кабатлануын сорадылар.
-
Балык тоту түләүле
Балык тотарга яратучыларны яңа кагыйдәләр көтә. Сулыкларда һәм елгаларда түләүсез балык тотуны бары тик муниципалитетларда гына кертү тәкъдим ителә. Димәк, балыкны элеккеге кебек үз районың чикләрендә генә каптыру мөмкин булачак. Мисалга, Чистайга балык тотарга бару өчен түләргә кирәк булачак. Дөрес, түләү алай ук кыйммәт түгел, диләр. Аның каравы балык тотарга...
-
Республика бюджетын караячаклар
Бүген Татарстан парламенты чираттагы сессиягә җыелды. Алар 2012-2014 елларга республика бюджеты, торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү турындагы закон проектларын караячаклар.
-
Кодекска үзгәрешләр кертелгән
Административ хокук бозулар турындагы Кодекска кертелгән үзгәрешләрнең берсе гражданнар оборонасына кагыла һәм бу безнең район өчен дә актуаль. Шуны истән чыгармаска кирәк, РФ федераль законы һәм башка норматив-хокукый актларга нигезләнеп, билгеләнгән гражданнар оборонасы белән идарә итүнең техник системаларын файдалану, хәбәр итү системаларыннан, шәхси саклану чараларыннан, башка махсус техникадан һәм гражданнар...
-
Хөрмәтләү көне
Хатын-кыз, ана адресына никадәрле мактау сүзләре әйтелсә дә, алар хатын-кызның тормыштагы ролен һәм мөһимлеген тулысынча ачыклап бетерә алмый, - диелә район башлыгы Камил Гилмановның Әниләр көне белән котлавында. -Ана булу җиңел түгел. Әмма нинди генә кискен борылышлар һәм сугышлар булуга, табигать катаклизмнарына карамастан, хатын-кыз гаилә бәхетенең төп шарты булган-сөюдән һәм...
-
Яңача сайлау
Татарстанда пилот проекты старт алды. Россиядә Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көнендә 146 тавыш бирү участогында беренче тапкыр электрон тавыш бирү комплексы кулланылачак. Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Галина Маланчева хәбәр иткәнчә, әлеге яңалык 4 декабрьдә безнең районның биш - Иске Ильдеряк, Яңа Ильдеряк, Тарханка, Чув.Енорускино, Кызыл Тау сайлау участокларында кулланылачак. Тавыш...
-
Хезмәттәшлек өчен рәхмәт
Район газетасы редакциясе озак еллар Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, эчке эшләр органнарының район бүлекләре белән тыгыз элемтәдә тора. Район газетасы редакторы исеменә ТР буенча МВД ЮХИДИ Идарәсе начальнигы, полиция полковнигы (Тарстан Республикасы буенча МВД ның Баш дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекторы) Рифкат Миңнеханов имзасы куелган хат алу безнең өчен...
-
Район башлыгы кубогына
Үткән шимбә көнне «Юность» спорт комплексында Аксубай муниципаль районы башлыгы кубогына яшүсмер малайлар һәм кызлар арасында самбо буенча ачык турнир узды. Үткән ел республика самбочылары мәктәп укучыларының VIII Спартакиадасы кысаларында безнең спорт комплексында көч сынашканнар иде. Менә шуның өчен күпләр аксубайлыларның турнирда катнашырга чакыруларына теләп риза булдылар. Ярышларга ун команда...